Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ватан кайдан башлана…

Россия көне алдыннан Айбаш авыл китапханәсендә Ватаныбыз тарихы, мәдәнияте һәм бөек казанышларына багышланган викторина уздырылды. Китапханәче кызыклы сәяхәт әзерләде. Чара барышында укучылар дәүләт символлары, күренекле якташлар һәм мөһим  даталар турындагы сорауларга җавап бирделәр. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр бирелде, ләкин төп бүләк ул әлбәттә, яңа белемнәр һәм якты хисләр. Һәр патриот үз тарихын белергә, үз халкының үткәнен сакларга, мәдәниятен кадерләргә  тиеш.