Россия турында шигырьләр
12 июньдә ил Россия көнен билгеләп үтә. Бу ирек, тынычлык бәйрәме. Россия көне уңаеннан, Ямаширмә авыл китапханәсе шигърият минуты үткәрде. Россия көне-бөек илебез тарихы һәм халык традицияләренең күптөрлелеге турында тагын бер кат сөйләү өчен менә дигән сәбәп. Безнең Ватаныбыз турында бик күп шигырьләр һәм җырлар язылган. Күп кенә шагыйрьләр: Михаил Ломоносов, Гавриил Державин, Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Иван Никитин, Николай Некрасов, Федор Тютчев, Александр Блок, Сергей Сергей Есенин Россиягә багышлап бик күп шигырьләр иҗат иткәннәр. Чарада катнашучылар шигырьләр тыңладылар һәм үзләре дә шигырьләрне яттан сөйләделәр.
