Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Без – Россия гражданнары

12 июнь-Россия көне буларак билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан Суыксу авыл китапханәсе һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Без – Россия гражданнары» дигән  уен үткәрелде. Китапханәче кызларга Россиянең дәүләт символларына, аның тарихына һәм мәдәниятенә багышланган станцияләр буйлап сәяхәткә чыгарга тәкъдим итте. Станциядән станциягә сәяхәт иткәндә, балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, дәүләт символикасы турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат алдылар, гербның килеп чыгышы, Россия флагындагы төсләрнең әһәмияте турында аңлатып үтелде, Ватан Геройлары турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр.