Александр Волковның тылсымлы илендә.
14 июньдә могҗизаларга һәм чын дуслыкка ышаныч уятучы кеше – язучы Александр Мелентьевич Волковның тууына 135 ел булды. Бу вакыйга уңаеннан Чернышевка авылы модель китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. «Александр Волковның тылсымлы илендә»дип аталучы бу күргәзмә әкият китаплары гына түгел, ә бәлки тугрылык, мәрхәмәтлелек һәм авыр вакытта ярдәмгә килергә әзерлек дәресләре дә булып тора.
