Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Умартачылык – кызыклы һәм файдалы шөгыль

Табигать һәм авыл хуҗалыгына карата кызыксыну уяту өчен балалар белән умартачылыкның кызыклы дөньясына сәяхәт оештырылды. Сәяхәт формасы исә белем алуны кызыклы маҗарага әйләндерергә ярдәм итте. Китапханәче һәм чакырылган кунак – умартачы Абдуллин Фаез абый укучыларны хыялда умарталыкка юл тотарга өндәде. К.Д Ушинский һәм А.Алиш үз әсәрләрендә умарта кортларының тырышлыгын сурәтлиләр, алардан өзекләр кычкырып укылды. Тукталышлар эшчән кортларның тормышын ачыграк аңларга ярдәм итте. Ахырда китапханәче умарта кортларының җанлы дөнья өчен әһәмиятен аңлатып нәтиҗә ясады һәм табигатькә сак карарга чакырды.