Россия рухы – төсләрдә. Иҗади остаханә
Илебезнең төп бәйрәмнәренең берсе – Россия көнен Чернышевка авылы китапханәсенең яшь укучылары аны иҗади рәвештә каршы алдылар. Балалар халыкыбыз мәдәнияте белән таныштылар һәм Россиянең төп символы булган матрешкаларның гипс фигураларын төсле буяулар белән үзләренчә бизәделәр. Һәркем фантазиясен җигеп эшкә кереште һәм нәтиҗәдә уникаль, искиткеч сувенирлар барлыкка килде! Мондый матрешка балалар өчен бәйрәм көненә иң яхшы бүләк булды һәм туган як традицияләрен хәтердә яңартты.
