Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Каһарман якташларыбыз

22 июньдә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Бу дата алдыннан Биектау авылы китапханәсе 4 нче мәктәп алды лагерына йөрүче балалар белән «Каһарман якташларыбыз» исемле хәтер сәгате уздырды. Чара барышында китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышының 1418 көн дәвам итүе турында сөйләде. Китапханәче балаларны Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар белән таныштырды. Укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнарны һәм алар турында нинди китаплар укулары турынды фикер алыштылар.