«Муниципаль китапханәләр эшендә Цифрлы технологияләр»
27 октябрьдә Үзәк китапханәдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни методик бүлегенең баш китапханәчесе Зуева Ольга Ивановна катнашында семинар узды. Чыгыш «Муниципаль китапханәләр эшендә Цифрлы технологияләр» темасына презентация белән үрелеп барды. Ольга Ивановна яңа цифрлы технологияләр, социаль челтәрләрдә эшләү, «PRO.культура РФ», «Пушкинская карта» проекты турында чыгыш ясады. Семинар ахырында китапханәчеләрнең барлык кызыксындырган сорауларына җавап бирде.
