“Әкиятләр иле”
Язгы каникул көннәрендә Усад китапханәсендә балалар өчен “Әкиятләр илендә” дигән баш астында әдәби уен-ярыш уздырылды. Балалар үзләренең яраткан әкиятләре турында фикер алыштылар, яңа китаплар белән таныштылар һәм рус халык әкиятләренә багышланган викторинада катнаштылар. “Әкияттә кунакта” дигән баш астында әзерләнгән китап күргәзмәсендәге төрле халыклар әкиятләре балаларда зур кызыксыну уятты.
