“Китап дәваханәсе”
Усад китапханәсе укучылары белән китапның кеше тормышындагы әхәмияте турында әңгәмә оештырылды. Әңгәмә барышында балаларга китап ул халкыбызның иҗат хәзинәсе, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, тормышны күзаллавын, дөньяга мөнәсәбәтен аңлатучы, әби-бабаларыбыздан безгә саклар өчен калдырган мирасы икәнен искәртеп үтелде. Балалар үзләренә ошаган китапны сайлап алдылар һәм аның купкан, ертылган битләренябыштырып, китапны тәртипкә китерделәр. Мондый чаралар баланың китапка хөрмәтен, аны сакларга, тәртипле укырга тиешлеген искәртәчәк.

