Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Безнең канатлы дуслар

Халыкара кошлар көненә багышлап  Биектау авыл китапханәсе «Петушок» балалар бакчасында эко-викторина үткәрде. Китапханәче балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, кошлар тормышыннан кызыклы фактлар турында сөйләде. Чара барышында балалар ике төркемгә бүленеп уен уйнадылар, кошлар турындагы викторинада катнаштылар. Алар кайда яшиләр, нәрсә ашыйлар, аларның үзенчәлекләре кебек сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында китапханәче балаларны кошлар турындагы китаплар белән таныштырды. Балалар канатлы дуслар турында белемнәрен күрсәттеләр, кошлар турында яңа һәм файдалы мәгълүмат алдылар.