Бөтендөнья сәламәтлек көне
6 апрельдә, Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан, Биектауның Үзәк китапханәсендә, яшьләр өчен сәламәт яшәү рәвеше турында күңел ачу профилактика программасы элементлары белән тематик әңгәмә узды. Чарада Биектауның 1 номерлы мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары белән укытучылары Зөһрә Юныс кызы Владимировна катнашты. Укучыларга сәламәтлекнең үз тормышларында нинди урын алуы турында һәм кешеләрнең сәламәтлеге яхшырсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген, фикер алышырга тәкъдим ителде. Югары сыйныф укучылары сәламәтлек темасы буенча, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Ә китапханәче аларга, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы игътибарын нинди төп моментларга юнәлтә икәнлеге турында сөйләде. Кеше һәм җәмгыятьнең сәламәтлеге күп социаль, табигый һәм биологик факторларга бәйле, ул 20% яшәү урыны, 20% нәселдәнлек, 50% яшәү рәвеше белән билгеләнә, аның 10% гына сәламәтлек саклау системасына бәйле.
Укучыларга LearningApps.org. программасында сәламәт яшәү рәвеше темасына интерактив уку модульләре булдыру өчен конструктор күнегүләре тәкъдим ителде. Михайлов Никита, Давыдова Мария, Яруллина Рамилә и Махмутова Алия бик актив булдылар, библиотекадан кечкенә презентлар белән бүләкләнделәр
Чара өчен фәнни-популяр әдәбиятның сәламәтләндерүнең заманча ысуллары һәм дөрес туклану турында китап яңалыкларының тематик күргәзмәсе әзерләнде. Кешенең сәламәтлеге беренче чиратта үзеннән тора. Вакытында профилактика, сәламәт яшәү рәвеше, үз – үзеңә һәм тирә-юньдәгеләргә җаваплы мөнәсәбәт, сәламәтлеккә һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китерми торган товарлар сайлау – болар барысы да сәламәтлекне саклап калу һәм авыруларны кисәтү өчен кирәкле шартлар.
Чараның ахырында яшьләр сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше тормышның төп кыйммәте дигән нәтиҗә ясадылар. Үзеннең һәм планетаның сәламәтлегенә җаваплы караш бик мөһим. Чөнки барлык кешеләрнең интеллектуаль, физик һәм репродуктив потенциалын тормышка ашыру сәламәт җәмгыятьтә генә мөмкин.
