«Татарстан Республикасы тарихы Кече Ватан тарихы призмасы аша»
31 октябрьдә Үзәк китапханәнең уку залында «Пушкин картасы» программасы кысаларында «Татарстан Республикасы тарихы Кече Ватан тарихы призмасы аша» дигән туган якны өйрәнү чарасы уздырылды. Катнашучыларны Татарстан тарихы буенча китаплар, аның үткәне һәм бүгенге торышы белән таныштырдылар. Чарада Республика үсешенә өлеш керткән танылган кешеләр турында сөйләүче бай әдәбият фонды белән һәм Биектау муниципаль районы тарихы белән танышырга мөмкин булды. Иллюстратив китап күргәзмә дә укучыларны кызыксындырды. Чарада Татарстан Республикасының күпьеллык уңышлы эшчәнлеге турында да сүз барды.
