Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Рабит Батуллага – 85

2023 елның 11 апрелендә Үзәк балалар китапханәсендә татар язучысы Рабит Батулланың тууына 85 ел тулуга багышланган «Батулла – әкиятләр остасы» дип аталган әдәби сәгатъ узды. Ул өч дистәдән артык китап авторы, шуларның егермедән артыгы балалар өчен язылган. Чара башында китапханәче язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды.. Балалар Зарипова Ралина, Акмалетдинова Ралина һәм Давлиева Аделина башкаруында « Атаклы сыер» пьесасының театраль куелышын карадылар. Чара Рабит Батулланың «Аю әппас» әкиятен укыган видеосын карау белән тәмамланды.