Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Галәмгә сәяхәт

12 апрель көнне Биектау авыл китапханәсе «Галәмгә сәяхәт» дигән викторина үткәрде. Китапханәче кешенең космоска беренче очышы, беренче космонавт Ю.Гагарин турында сөйләде. Балалар «Уйлап кара», «Космик корабль» кебек конкурслар да катнаштылар. Чара ахырында укучыларны космос һәм космонавтлар турындагы китаплар белән таныштырып үттеләр.