Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл!

Сәламәт булу – кешенең табигый теләге. Сәламәт һәм рухи яктан үскән кеше бәхетле: ул үзен бик яхшы хис итә.

Наратлык авыл китапханәсендә ата-аналарның, медицина үзәге фельдшеры белән очрашуы узды. Фельдшер безгә балаларның азрак авыруы өчен нәрсә эшләргә кирәклеген, тәнне ничек ияләндерә башларга кирәклеген сөйләде.
Кулланучылар тәнне ияләндерү һәм сәламәт яшәү рәвеше әдәбияты белән таныштылар, фельдшердан авыру вакытында дарулар һәм үләннәрне дөрес куллану буенча киңәшләр алдылар.