Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Без космосны ачабыз!

1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче тапкыр « Восток» космик корабында планетаның беренче космонавты Юрий Алексеевич Гагарин оча. 62 ел элек космосны үзләштерүнең яңа эрасы башлана. Бөтен ил һәм бөтен дөнья бу вакыйганы бәйрәм итә. Бу көнгә Юртыш авылы китапханәсе «Без космосны ачабыз!»-дигән чара уздырды. Бу чарада укучыларга космосны үзләштерү тарихы турында сөйләдек, катнашучылар Юрий Гагарин тавышы белән язманы тыңладылар. Укучылар космосны ничек хис итүләрен һәм күрүләрен рәсемдә  сурәтләделәр. Чара ахырында һәр катнашучы үзенең рәсеме турында сөйләде.