Якын һәм ерак галәм
Ел саен 12 апрельдә бөтен дөнья Космонавтика көнен бәйрәм итә. Бу чын бәйрәм, бөтен Җир кешеләрен аның чикләреннән читтә булганны белү теләгендә берләштерә. Китапханәләрдә бу бәйрәмгә багышланган чаралар, балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы китап күргәзмәләре оештырыла.
Китапханәче Дөбъяз урта мәктәбенең озалтыйган көн группасы укучылары белән астрономия дәресе үткәрде. Балалар космос һәм космонавтлар турында мәгълүмәт белән таныштылар, аннары табышмаклар, космик шифрлау, викторина уткәрелде. Балалар игътибарын шулай ук балалар энциклопедиялары һәм китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән «Балаларга космос турында сөйләгез» мәгълүмат карталары җәлеп итте. Балалар бик күп яңа һәм эчтәлекле әйберләр белделәр һәм Җир планетасының иң матур булуын аңладылар. Чарада катнашучылар һәм китапханә укучылары махсус җиһазландырылган фотозона фонында матур, истәлекле фотолар ясый алдылар.
