Әдәби викторина
2023 елның 13 апрелендә Коркачык авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Әдәби викторина» исемле чара уздырылды. Викторинада Коркачык урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучылары катнашты. Мәктәп укучылары ике командага бүленделәр: «Чайковскилар» һәм «Чеховлар» . Катнашучылар чикләнгән вакыт эчендә 5 раундны уздылар. Викторинаның сораулары рус әдәбиятына, 2023 елның юбиляр язучыларына багышланган иде. Укучыларга ярдәм йөзеннән классик язучыларның китапларыннан торган күргәзмә тәкъдим ителде.Викторина нәтиҗәләре буенча командаларга бер үк күләмдә баллар бирелде.
