Экология буенча 100 сорау һәм җавап
Экологик белемнәр көненә Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсенең уку залында яшь укучылар өчен «Экология буенча 100 сорау һәм җавап» дигән викторина үткәрелде. Экология темасы – китапханә эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Укучыларда экологик культура формалаштырырга кирәк. Чара барышында балалар хәзерге заманның кайбер экологик проблемалары белән таныштылар. Викторина сорауларына җавап биреп, алар экология буенча төп белемнәрен ныгыттылар һәм күп яңа мәгълүмат алдылар. Җаваплар табыр өчен «Тайга буйлап барам», «Безнең Җир бер генә», «Урман мозаикасы» китаплары кулланылды. Чара күңелле һәм белемле үтте.
