Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Иң кадерле чыганаклар.»

14 апрельдә Чернышевка авылы китапханәсендә «Иң кадерле чыганаклар» дип исемләнгән белем сәгате уздырдык. Чара барышында балалар рус халкының чиксез талантлы булуын, аның  Борынгы Русь чорыннан ук барлыкка килгән мәдәнияте һәм халык сәнгате турында мәгълүмат тыңлап уздылар . Рус фольклоры һәм халык кәсепләренең искиткеч үрнәкләре бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән,  алар үзенең матурлыгы һәм уникальлеге белән замандашларны сөендерүен дәвам итә. Шулай ук укучыларыбыз рус осталарының данлыклы булган борынгы һөнәрләрнең кайбер төрләре турында презентацияләр һәм роликлар карадылар, городецкий,  гжель, жостов, мезен ысулларын кулланып эшләнгән бизәкләр белән таныштылар. Әзер үрнәкләр буенча городецкий бизәкләрен үзләре дә ясап карадылар.