Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Язучылар эчкечелек проблемасына чаң суга

17 апрель көнне Айбаш авылы китапханәсендә фельдшерлык-акушерлык пункты фельдшеры белән берлектә алкоголизм проблемасына багышланган әңгәмә оештырылды.Әңгәмә барышында укучыларны Айбаш авылы китапханәсендәге әлеге проблемага багышланган китаплар белән таныштырдык. Алкогольне   күп күләмдә кабул итү, эчкечелек проблемасы елдан-ел дөньяның барлык илләрендә күбрәк кешене борчый. Бу проблема   хокук тәртибен саклау хезмәткәрләренә һәм кешеләрнең сәламәтлеге сагында торган табибларга гына кагылмый. Бу проблема төрле һөнәр ияләрен һәм эшчәнлек өлкәләрен: педагогларны, җитештерү җитәкчеләрен, юристларны   да борчуга сала. Кызганыч, кеше үзе дә аны танырга сәләтле булмавы проблеманың зур таралуына китерә. Алкоголь бәйлелеге проблемасын тану өчен Россиядә аеклык көне раслана.