Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тарихыбыз һәйкәлләрдә

18 апрельдә Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбенең кадет классы укучылары белән берлектә Мүлмә авылы китапханәсе Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә төзелгән һәйкәл тарихы турында мәгълүмати сәгать үткәрде. Авылның мәдәният йорты янында урнашкан һәйкәлдә 361 кешенең исемнәре язылган. Укучы балаларны һәйкәлнең тарихы белән таныштырдылар, бер минут тынлык уздырдылар. Чара ахырында һәйкәл территориясендә өмә ясалды.