Халык язма мәдәнияты
ТРда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсе яшь укучылар өчен «Халык язма мәдәнияте» дип исемләнгән әдәбиятына күзәтү үткәрде. Борынгы заманнардан ук кешеләр үз белемнәрен һәм күнекмәләрен киләчәк буыннарга тапшырырга тырышканнар. Моның өчен мәгълүматны тапшыруның төрле ысуллары уйлап табылган. Чарада катнашучылар әңгәмә һәм викторина барышында язу тарихы, язу ысуллары, шул исәптән гарәп графикасы, төенле язу һәм иероглифлар турында белделәр. Укучылар борынгы рус һәм татар әдәбияты белән таныштылар, «Игорь полкы турында сүз», «Сак-сок»әсәрләреннән өзекләр укыдылар.
