Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Кояшлы шәһәр»

19 апрельдә Чернышевка авылы  китапханәсендә язучы Николай Носовның «Белмәмеш  һәм аның дуслары маҗаралары» повесть-әкиятенең 65 еллыгына багышлап, пластилин ярдәмендә, искиткеч персонажлар композициясен булдыру буенча мастер-класс узды. Кояшлы шәһәр буйлап мавыктыргыч сәяхәт барышында яшь укучылар язучы Николай Носов иҗаты турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр: ул улына дип хикәяләр һәм әкиятләр иҗат иткән, ә аннары аларны илебезнең бөтен  балалары өчен дә балалар газеталарында һәм журналларында бастыра башлаган. Язучы «Белмәмеш һәм аның дуслары маҗаралары» повесть-әкияте һәм аның ике дәвамы: «Белмәмеш Кояшлы шәһәрдә» һәм «Белмәмешнең айга сәяхәте » китаплары аша лаеклы рәвештә дан казана.