Барыбызга да бер генә ул!
Җир көне уңаеннан Биектау авыл китапханәсе «Солнышко» балалар бакчасында «Барыбызга бер генә ул!» исеме астында танып белү сәгате уздырды. Китапханәче Халыкара Җир көненең тарихы, аның күпьеллык традицияләре, табигатькә карата сак караш турында сөйләде. Уен формасында балалар файдалы үләннәр белән таныштылар, хайваннар һәм үсемлекләр турында табышмаклар чиштеләр, «Уйлап кара», «Мәкальне дәвам ит» уеннарында теләп катнаштылар. Чара бик күңелле һәм мәгънәле үтте.
