Без яшәгән төбәк
20 апрельдә Чернышевка авылы китапханәсендә «Без яшәгән Төбәк» дип исемләнгән тарих сәгате уздырдык. Тыңлаучылар Биектау районы барлыкка килүнең кыскача тарихын, аның исеменең килеп чыгышын,һәм мәгълүматның интернет киңлегендә ничек күрсәтелүен белделәр. Чарада кунакларга МБУ “Биектау ҮКС” сайтының эчтәлеге, андагы туган якны өйрәнү бүлеге турында аңлаттык, биредә истәлекле урыннар, районның горурлыгы булып торучы якташлар, шулай ук Әдәби карта турында материаллар тупланганлыгы турында сөйләдек. Чараның икенче өлешендә кунаклар Биектау районы турында роликлар һәм презентацияләр карап үтте.
