Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Солтан Шәмси

              Солтан Шәмси (Шәмсетдинов Солтан Сәләх улы) (1946)

     Солтан Шәмси 1946 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Биектау районы Суыксу авылында туа. Солтанга 3 яшь вакытта әтисе үлә һәм гаилә әнисенең туган авылы Юртышка күченә. Солтанның бала һәм үсмер еллары шушы авылда үтә. Монда ул мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый.

1960 елда Солтан Казанга килә һәм һөнәр училищесына кереп, металл кыручы (токарь) һөнәрен үзләштерә. Училищены тәмамлаганнан соң Мәскәүгә китә, Автоагрегат заводында эретеп-ябыштыручы, слесарь-инструментчы, шлифлаучы, А. А. Жданов исемендәге Беренче үрнәк басмаханәдә басмачы булып эшли. Бу вакытта кичке урта мәктәпне бетерергә, армиядә хезмәт итәргә дә өлгерә. 1971 елда Солтан Шәмси Казанга кайта, берникадәр вакыт Камил Якуб исемендәге полиграфия комбинатында, «Урал һәм чүкеч» заводында слесарь булып эшли.1972-1977 елларда Мәскәүдәге М. Горький исемендәге әдәбият институтында укый. 1977-1985 елларда «Казан утлары» журналы редакциясенең проза бүлегендә әдәби хезмәткәр, соңрак «Идел», «Татарстан» журналларында эшли, Татарстан китап нәшриятында фәнни-популяр әдәбият редакциясе мөдире вазифасын башкара. 2000 елдан  ул – Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында татарча текст мөхәррире.

Әдәбият өлкәсендә Солтан Шәмси язучы-прозаик, хикәя һәм повестьлар, татар халкы тарихына багышланган әдәби-публицистик китаплар авторы буларак билгеле. Әдәби иҗат юлын ул оригиналь әсәрләр авторы буларак түгел, тәрҗемәләрдән башлый. Татар әдәбиятының классигы Галимҗан Ибраһимовның йөзьеллык юбилеена язучының «Кызыл чәчәкләр» повестен һәм дистәдән артык хикәясен русчага тәрҗемә итеп, ике аерым китап итеп бастырып чыгара. Язучының оригиналь проза әсәрләрен туплаган беренче китабы «Көмеш чылбыр» 1984нче елда басылып чыга. Бу китабы өчен  аны Татарстан язучылар берлегенә алалар. Аннан соң бер-бер артлы хикәя, повесть һәм публицистик язмаларын туплаган «Җәяүле буран» (1988), «Еллар эзе» (1996), балалар өчен әкият-повесть «Ут хәйләсе» (1994) җыентыклары пәйда була. Шул елларда С. Шәмси татар халкының үткәне  турында фәнни-популяр китаплар сериясен булдыруны максат итеп куя. 1992 елда Әхмәд ибне Фазланның Болгар иленә мәгълүм сәяхәте язмаларын тирәнтен өйрәнеп, аларның әдәбиләштерелгән яңа вариантын «Ибне Фазланның Ител елгасына сәяхәте»н тудыра. 1999 елда китап татар һәм рус телләрендә, бизәлеп нәшер ителде. 1998 елда Татарстан китап нәшриятыннан киткәннән соң, Солтан Шәмси 15 ел дәвамында Татар энциклопедиясе институтында эшли, татарча текст мөхәррирләре төркемен җитәкли.

2006 елда, алдагы хезмәтләренә нәтиҗә ясап, «Күк капусы ачылса…» фәлсәфи-эзотерик китабын бастырып чыгара. Китап язучы фикеренең зур гомумиләштерүләр, планетар аң дәрәҗәсенә күтәрелә баруын күрсәтә.

Солтан Шәмси – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1996), Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни (2000), А.Алиш (2013) исемендәге әдәби премияләр лауреаты. 1985 елдан Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы булып тора.

 

Хөкүмәт бүләкләре:

 

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1996)

2000 елда «Еллар эзе» китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнә.

 

Нәшер ителгән әсәрләре исемлеге:

 

Көмеш чылбыр: хикәяләр. – Казан: Татар. кит.нәшр.,1984. – 96б.

Җәяүле буран: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1989. – 160б.

Еллар эзе: хикәяләр, пьеса, публицистика/ кереш суз авт. Р. Рахмани – Казан: Татар. кит. нәшр.,1996. – 320б.

Ут хәйләсе: повесть-әкият. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1994. – 48б.

Идел Болгарстаны: хикәяләр / соавт. И. Измайлов. – Казан: Мәгариф, 2000. – 96б.

Низаглы йортта: Алтын Урда дәүләтенеӊ таркалу чорыннан сәхифәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр.,2002. – 192б.

Күк капусы ачылса…: эзотерик язмалар, тарихи әсәр, хикәяләр, публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 430б.

Ибрагимов Г. Красные цветы: роман, повесть, рассказы /пер. с татар. С. Шамси. – Казань: Татар. кн. из-во, 1986. -336с.

Ибрагимов Г. Рассказы /пер. с татар. С. Шамси. – Казань: Татар. кн. из-во, 1987. -159с.

 

Аның турында әдәбият:

 

Әдипләребез : биобиблиографик белешмәлек: 2 томда. 2 том. – Казан: Татар. кит. нәшр.- 2009.-751 б.

Корбан Р. Үз йөзе, үз сүзе бар // Мәдәни җомга. -1986. –февр.

Әхмәтҗанов М. Хәтернеӊ көмеш чылбыры // Мәдәни җомга. -1997. –1 авг.

Әхмәтҗанов М. Язучы, публицист, тәрҗемәче// Казан: Татар. кит.нәшр.,1998. – Б.173-177

Әмирхан Р. «Бөек болгак»тан башланган фаҗига// Фәнни Татарстан. -2002. -№ 3-4. – Б.187 -190

Әмирхан Р. Кыйссага әверелгән тарих // Мәдәни җомга. -2002. –23 авг.

Борһаниева Р. Гаугалы йорттан бәрәкәт китә // Шәһри Казан. – 2002. -18 окт.

Закиров Х. Низаглы Сарай хәлләре // Мәгърифәт. -2002. -12 окт.

Нигъмәти И. Кояш булып яктырып // Шәһри Казан. – 2006. -15 февр.