Тукайга мәхәббәт белән
Чернышевка авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай истәлегенә чара үткәрдек. Китапханәче укучылар белән шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында әңгәмә алып барды. Тукай әсәрләрен кулланып, китап күргәзмәсе оештырылды, электрон презентация күрсәтелде. Балалар Г.Тукайның “Су анасы”, “Кызыклы шәкерт”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләре буенча мультфильмнар карадылар. Укучылар чарада тамашачы гына түгел, ә аның турыдан-туры катнашучылары да булдылар: алар Габдулла Тукай әсәрләрен татар, рус һәм инглиз телләрендә укып күрсәттеләр.
