Тукай яши күңелләрдә
26 апрельдә Биектау авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, урта яшьтәге укучылар өчен, «Тукай минем йөрәгемдә» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Чараны 3нче мәктәпнең 8 сыйныф укучылары алып барды. Алып баручылар укучыларны шагыйрьнең тормышы юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, аның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Чара барышында китапханәче «Тукай яши күңелләрдә» китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, балаларны бөек шагыйрьнең китапханәдә булган әсәрләре һәм аның тормышы һәм иҗаты турында китаплар белән таныштырды. Чара ахырында барлык балалар бергә «И туган тел…» җырын башкардылар.
