Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балалар Тукайны укый

26 апрель –   татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Аның китаплары туган якның матурлыгына, мәрхәмәтлелеккә өйрәтә, шәфкатле, гадел һәм кыю булырга өнди.

Айбаш авылы китапханәсендә язучының 137 еллыгына багышланган   әдәби кичә уздырылды. Чарада  китапханәче балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар аның биографиясеннән күп кенә яңалыклар ишеттеләр. Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына кагылган шигырьләрен укыдылар, «Тукай әсәрен иллюстрация буенча таны»    викторинасы сорауларына җавап бирделәр, «Туган телем-Тукай теле» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар.

Ә ахырда балалар татар халкының гимнына әверелгән   «Туган тел» җырын   җырладылар.