Тукай эзләре буйлап
Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә нигез салган һәм аның классик стилен булдырган бөек шагыйрь буларак кереп калды. Кыска гомер кичерүенә карамастан, ул зур әдәби мирас калдырды. Габдулла Тукайның туган көненә Олы Битаман авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмә китапханә фондында сакланган шагыйрьнең бай мирасы белән таныштыра. Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗаты турында материаллар, аның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә әсәрләре тәкъдим ителде. Күргәзмә барлык категория китап укучылар өчен әзерләнде. Күргәзмәгә күзәтү «Алсу» балалар бакчасында да уздырылды. Балалар китапханәченең Тукай китаплары турындагы мәгълүматын игътибар белән тыңладылар, аннары үзләре китаплар белән таныштылар, шагыйрьнең балалар шигырьләренә рәсемнәрен карадылар.
