Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Юбиляр язучылары 2023

Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсенең уку залында «Пушкин картасы» проекты кысаларында яшүсмерләр аудиториясе өчен 2023 елгы юбиляр язучыларга багышланган квизбук үткәрелде. «Әдәби эзләнү» һәм «Тройка, семерка, туз» командалары төрле конкурсларында ярыштылар. Катнашучыларга катлаулы кроссвордларны, логик табышмакларны чишәргә, пазллар җыярга кирәк иде. Чара барышында балалар әдәбият буенча белемнәрен кулландылар, шулай ук күп яңа мәгълүмат алдылар. Барлык конкурслар нәтиҗәләре буенча 2 балл аермасы белән «Тройка, семерка, туз» командасы җиңү яулый. Әдәби чара күңелле һәм дәртле, ә иң мөһиме – белемле узды!