«Торналар юлы»: 9 май һәм Рәсүл Гамзатовның 100 еллыгына мастер-класс. «Әдәби биеклектә» Бөтенроссия мәдәни-агарту акциясе
Җиңү көне һәм Авар совет шагыйре Рәсүл Гамзатовның 100 еллык юбилее уңаеннан Чернышевка авыл модель китапханәсе укучылары үз куллары белән кәгазьдән Ак торналар фигураларын ясадылар. Шулай ук китапханә фондыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышлап оештырылган китап күргәзмәсе белән танышырга була.
