Балаларга сугыш турында укыйбыз
Җиңү көненә Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсендә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дигән традицион акция узды. Китапханә фондында балалар өчен сугыш турында китапларның бай җыентыгы бар. Хәрби темага әдәбият уку үсеп килүче буында Бөек Ватан сугышында бабалар батырлыклары өчен горурлык һәм патриотизм хисләрен формалаштыра. Чара барышында күргәзмәнең темасына күзәтү ясалды, ә укучылар киштәдән китаплар алдылар һәм шигырьләр яки хикәядән, повестьтан өзекләр кычкырып укыдылар. Чарада 22 кеше катнашты, уку залында М. Җәлилнең «Кызыл ромашка», Ю.Кузнецовның «Кайту», А. Әхмәтованың «Батырлык», Е. Ильинаның «Дүртенче биеклек», Г. Матвеевның «Яшерен көрәш», С. Алексеевның «Унике тополь» һәм башка әсәрләр яңгырады.
