Үлемсез әдәби полк
Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә Кече Битаман китап бирү пунктында яшьләр өчен «Үлемсез әдәби полк» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдә үзләре алгы сызыкта булган язучыларның сугыш турындагы китаплары тәкъдим ителде. 1947 елның 23 апрелендәге фотода бер төркем Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар – Әдип Маликов, Мөнир Мазунов, Сибгат Хәким, Зәйни Шаһиморатов, Мәхмүт Хөсәен, Шәрәф Мөдәррис, Халикъ Садри, Шәйхи Маннур, Әхмәт Ерикәй, Афзал Шамов, Риза Ишморат, Госман Бакир, Габдрахман Әпсәләмов, Гамир Насрый, Әсгать Айдар, Абдулла Әхмәт, Вадим Земной, Хатыйп Госман, Әмирхан Еники, Әхмәт Исхак, Әхмәт Фәйзи, Хәсән Шабанов. Һәр хикәя яки роман укучыга шул сугышның бөтен дәһшәтен җиткерә. Шулай ук сугыш геройларына багышланган китаплар, «Хәтер» китабы тәкъдим ителде.
