Без аларны мәңге истә калдырырбыз
Татар-Әйшә авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә якташ геройлар истәлегенә митинг үткәрде. Чарада Иске Казан авыл җирлеге башлыгы Г .Р. Закирова һәм Әфган сугышы ветераннарының район җәмгыяте рәисе Р. Р. Нургалиев чыгыш ясады. Җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, ул шулай ук бүген безнең йөрәкләрдә хәтерне сакларга кирәклеген әйтте. Кунакларның чыгышыннан соң «Аралашу» хатын-кызлар клубы активистлары тарафыннан сугыш еллары җырлары белән оештырылган театральләштерелгән тамаша узды. Иҗади чыгышлар тәмамланганнан соң митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган авылдашларын бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәл итәгенә чәчәкләр салдылар
