Онытылырга тиеш түгел!
Татар-Әйшә авыл китапханәсе Камай авылында Билгесез солдат истәлеген мәңгеләштерү тантанасында катнашты.
Зур илебезнең күп кенә шәһәрләрендә һәм авылларында билгесез солдатка һәйкәлләр тора. Алар безнең куркыныч сугыш вакыйгалары турындагы хәтеребезне һәм Җиңү хакына үз гомерләрен биргән солдатларның батырлыгына һәм ныклыгына хөрмәт күрсәтү. Камай авылында да халык инициативасы белән авыл зиратында Билгесез солдатка һәйкәл куелды.
Ерак 1943 елда хәрбиләр белән эшелон бара. Камаево станциясе яныннан үтеп барганда, авыл халкы тимер юл кырыенда солдатны таба, ул үлгән була. Авыл халкы сугышчыны җирләгән. Күп кенә архивларга запрослар ясавын, әмма уңышсыз булуын, һәлак булган солдатның исемен торгызу мөмкин булмавын сөйләделәр. Авыл халкы каберне караган, ләкин кабер тузган. Авыл халкы һәм Иске Казан авыл җирлеге башлыгы инициативасы белән солдат каберенә һәйкәл кую турында карар кабул ителә. Бу һәйкәл Ватанны коткару өчен үзен корбан иткән барлык сугышчылар өчен кайгы символы булып тора.
