Кол Гали урамы
Кол Гали
(Мөхәммәд-Хаҗи Гали ибн Мирхуҗа яки Кол Гали, тат. Ҡол Ғәли)
Кол Гали – Болгар урта гасыр шагыйре. Аның иң танылган әсәре – Огуз-Кыпчак тибындагы Иске татар телендә язылган «Кыссаи Йосыф» поэмасы, ул киләчәктә Казан татарлары теле прототибы булып хезмәт иткән.
Кол Гали турындагы биографик мәгълүмат бик аз һәм бәхәсле.
Х.Мөхәммәтов Ялчыгуловның «Таварих-и Болгария» («Булгария тарихы»ндагы) мәгълүматлар нигезендә Кол Гали биографиясен реконструкцияли. Анда аның Кашанә шәһәрендә яки Идел Буе Болгарының башка шәһәрендә тууы күрсәтелә. Аның әтисе – Мирхуҗа хәзрәт. Шагыйрь Хәрәзм шәһәрендә мәдрәсә тәмамлый һәм анда шәкертләр укыта, аннары Ургенч шәһәренә күчеп кайта, соңрак туган ягына кайта.
Кол Гали Идел Буе Болгарын Бату гаскәрләре тарафыннан 1236 елда яулап алган вакытта һәлак була. «Таварих-и Болгария» буенча шагыйрь XIV гасыр ахырында Тамерланның Алтын Урдага барган вакытта һәлак була.
Кол Гали истәлегенә 1997нче елда Инеш поселогындагы урам аның исеме белән аталган.
