Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җиңү көненә – батырлыкларны искә алу

Үзәк китапханәдә Җиңү көненә багышланган әдәби-патриотик композиция тәкъдим ителде. Уку залында теләге булган һәркем Бөек Ватан сугышы турында китаплар, ветераннарның мемуарлары, төрле чорларның бөек җиңүләре турында фотоальбомнары белән таныша алды. Көн дәвамында «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел» һәм «Бөек Ватан сугышы елларында Биектау районы мәдәният хезмәткәрләре» видеороликлары күрсәтелде. Укучылар тематик компазициядән бик зур тәэсирләр алдылар.