Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Габдулла Тукай исемендәге премия

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ДӘҮЛӘТ ПРЕМИЯСЕ

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе – һәр ел саен Татарстан Республикасы Президенты Карары белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә торган премия. Ел саен Габдулла Тукай исемендәге өч дәүләт премиясе тапшырыла.

Тукай премиясе  1958 елның 8 апрелендә ТАССР Министрлар Советы һәм СБКФ Татар өлкә комитеты карары нигезендә гамәлгә кертелде. 19611965 елларда тапшырылмый торганнан соң, 1965 елның 11 октябрендә премияне яңадан булдыралар. 1975 елда премия шулай ук бирелмәгән.

Бүгенгесе көндә премияне тапшыру мәсьәләсен Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе буенча Комиссиясе хәл итә, ә Президент әзерләнгән Указга кул куя.

 

1960 елда премия Габделхәй Каюм улы Вахитовка (Хәй Вахит) Г.Камал исменедәге татар дәүләт театры сәхнәсендә куелган «Беренче мәхәббәт» драмасы өчен бирелә.

Габделхәй Каюм улы Вахитов (Хәй Вахит) (ТР Биектау муниципаль районының Мемель авылында туган) – татар совет драматургы, язучы, шагыйрь һәм либреттист, укытучы. Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1968), РСФСРның Атказанган сәнгать эшлеклесе (1978). Татар драматургиясе классикларының берсе санала, аның иҗаты драматургиядә күренекле күренешкә әверелә.