Рәссам-әкиятче
Бөек рус рәссамы Виктор Васнецовның 175 еллыгына Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсендә «Рәссам-әкиятче» әңгәмәсе уздырылды. Чарада катнашучылар В. Васнецовның үз иҗатында эпос, халык поэтикасы һәм фольклор куллануы турында белделәр. Васнецов үз тормышын рус тарихы, халык әкиятләре һәм көнкүреше темаларына багышлый. Аның беренче эшләре «Витязь на распутье», «Аленушка» югары бәяләнә. Васнецовның иң танылган картинасы – «Богатыри». Әңгәмә барышында балалар видеоролик ярдәмендә рәссамның биографиясе һәм аның эшләре белән таныштылар.
