Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Фатих Хөсни исемендәге премия

ФАТИХ ХӨСНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ПРЕМИЯ

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган әдәби премия. Проза әсәрләре, шулай ук Ф. Хөсни әсәрләренең биографиясен, соңгы өч елда бастырылган һәм әдәби җәмәгатьчелекнең зур резонансын һәм югары бәясен күтәргән китаплары өчен бирелә.

 

Фатих Хөсни исемендәге премия түбәндәге шәхесләргә бирелә:

 

-2000 елда “Узган еллар эзе” китабы өчен Солтан Шәмсигә.

Шәмсетдинов Солтан Сәләх улы, әдәби псевдонимы Солтан Шәмсиязучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), 1985 елдан Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы булып тора.

1946 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Биектау районы Суыксу авылында туа. Солтанга 3 яшь вакытта әтисе үлә һәм гаилә әнисенең туган авылы Юртышка күченә. Солтанның бала һәм үсмер еллары шушы авылда үтә. Монда ул мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. 1960 елда Солтан Казанга килә һәм һөнәр училищесына кереп, металл кыручы (токарь) һөнәрен үзләштерә. Әдәбият өлкәсендә Солтан Шәмси язучы-прозаик, хикәя һәм повестьлар, татар халкы тарихына багышланган әдәби-публицистик китаплар авторы буларак билгеле.

 

-2001 елда «Ак болыт күләгәсе», «Хуҗа Һәм аныӊ хатыны», «Кышлаган үгез» повестьләре өчен Зиннур Хөснияргә.

Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов, әдәби псевдонимы Зиннур Хөснияр  — язучы, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2001),  Татарстанның Язучылар (1990 елдан) һәм Театр әһелләре (2017 елдан) берлекләре әгъзасы.

1961 елның 18 июлендә Татарстан АССР Биектау районы Бикнарат авылында туа. Әтисе Зыятдин — балта остасы, тимерче; әнисе Һәдия күмәк хуҗалыкта эшләгән. Зур Битаман урта мәктәбен (1978), Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган. Дүртенче курста укыганда «Ялкын» балалар журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли башлый. 19851987 елларда армиядә хезмәт итә, Брест шәһәрендә офицерлар мәктәбен тәмамлый. Армиядән соң 1989 елга кадәр «Татарстан» радиосында әдәби-драматик тапшырулар редакциясе мөхәррире, аннары Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшли.

 

2013 елда Альберт Хәсәновка.

Альберт Бариевич Хәсәнов – язучы. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1995 ел), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 1982 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

1937 елның 1 декабрендә Татарстан АССРның Дөбъяз районы Кече Ковал авылында (хәзер ТР Биектау муниципаль районы) туа. Дөбъяз урта мәктәбен тәмамлагач, 1956-1961 елларда Казан педагогия институтында укый. 1962-1965 елларда Лениногорск телевидение студиясендә “Последних Известий” редакторы була. Озак еллар Әлмәт нефть төбәге буенча “Ватаным Татарстан” Хөкүмәт газетасының үз хәбәрчесе булып эшли. 1966 елда аның беренче балалар хикәяләре “Длинноногий”җыентыгы дөнья күрә.

Ул 09.11.2020 елда вафат булды.

 

-2023 елда Рафис Корбанга.

Рафис Харис улы Корбанов, әдәби псевдонимы Рафис Корбан –  язучы һәм шагыйрь. СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1990 елдан). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2006).

1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Биектау районы Кече Битаман авылында туа.

Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1983 елда журналист белгечлеге буенча югары белем турында  Диплом ала. 1982-1989 елларда Татарстан радиокомитетында эшли.1989 елдан соң төрле газета-журнал редакцияләрендә төрле вазифалар башкара,Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире. 2012 елдан 2016 елга кадәр Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып тора.