Юбиляр китаплар
Биектау авыл китапханәсендә «Юбиляр китаплар» исемле китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә 2023 елда юбилейларын билгеләп үтәчәк әдәби әсәрләр урын алды. Пушкинның «Медный всадник», Достоевскийның «Белые ночи» һәм «Идиот», Лесковның «Очарованный странник» һәм «Запечатленный ангел», Купринның «Суламифь», Григоровичның «Гуттаперчевый мальчик», Тургеневның «Ася», Чеховның «Вишневый сад» әсәрләре тәкъдим ителде. Китапханәче, күргәзмәдә тәкъдим ителгән һәр әсәр турында кызыклы фактлар сөйләп, китапларга күзәтү ясады.
