Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Абдулла Алиш исемендәге премия

АБДУЛЛА АЛИШ ИСЕМЕНДӘГЕ ПРЕМИЯ

Абдулла Алиш исемендәге премия, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе ― Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә торган премиясе. Татар язучысы Абдулла Алиш (Абдуллаҗан Габделбари улы Алишев, 1908―1944) истәлеген мәңгеләштерү өчен билгеләнгән.

1990-елларда балаларга атап иҗат ителгән әсәрләр өчен «Ялкын» журналы редакциясе Абдулла Алиш исемендәге премия булдырган.

1996 елда Татарстан Язучылар берлеге карары белән Абдулла Алиш исемендәге премия гамәлгә куела. Ул ел саен шагыйрьләргә һәм язучыларга, шулай ук иҗат коллективларына балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары өчен бирелә.

Абдулла Алиш исемендәге премия түбәндәге шәхесләргә тапшырылган:

-2003 елда “Алмалы төн” җыентыгы өчен Рәфис Корбанга

Рәфис Корбан, чын исеме Рәфис Харис улы Корбанов — татар драматургы, балалар шагыйреТатарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе (2012 — 2016).

Ул 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Биектау (элекке Дөбъяз) районы Кече Битаман авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала. Күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлый.

 

-2007 елда балалар әдәбиятындагы казанышлары өчен Алмаз Гыймадиевка

Алмаз Марс улы Гыймадиев – язучы, журналист, Татарстанның 1995 елдан Журналистлар һәм 1998 елдан Язучылар берлекләре әгъзасы.

 1972 елның 20 июлендә Татарстан АССР Биектау районы Олы Битаман авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әнисе ― балалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (Гыймадиева). Алмаз беренче классны укып тормаган, көз көне үк икенче класска күчергәннәр. Урта мәктәпне (1988, көмеш медальгә), Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлаган.

 

-2013 елда балалар өчен язылган “Сөт калыр Ватан китәр” хикәяләр җыентыгы өчен Солтан Шәмсигә

Солтан Шәмси (чын исеме Шәмсетдинов Солтан Сәләх улы) – язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), 1985 елдан Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы булып тора.

Солтан Шәмси 1946 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Биектау районы Суыксу авылында туа. Солтанга 3 яшь вакытта әтисе үлә һәм гаилә әнисенең туган авылы Юртышка күченә. Солтанның бала һәм үсмер еллары шушы авылда үтә. Монда ул мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. 1960 елда Солтан Казанга килә һәм һөнәр училищесына кереп, металл кыручы (токарь) һөнәрен үзләштерә. Әдәбият өлкәсендә Солтан Шәмси язучы-прозаик, хикәя һәм повестьлар, татар халкы тарихына багышланган әдәби-публицистик китаплар авторы буларак билгеле.