Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Гаилә – менә чын бәхет

15 майда бөтен дөньяда ел саен Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.

Гаилә-безнең һәрберебез өчен тормышта иң мөһим нәрсә. Гаилә- якын һәм туган кешеләр. Без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Нык гаилә, якыннарның үзара аңлашуы һәм мәхәббәт дөньяның күп кенә мәдәниятләрендә төп нигез булып тора, үзендә төп кешелек кыйммәтләрен берләштерә.

Каенлык авыл китапханәсендә Халыкара Гаилә көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә гаилә, туганнары, үзара аңлашу һәм яхшы мөнәсәбәтләр турында китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук яшь укучылар белән гаилә кыйммәтләре һәм яхшы мөнәсәбәтләр темасына әңгәмә – уен үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар сорауларга җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр. Кызлар- булачак әниләр, баланы ничек били белүләрен күрсәттеләр, малайлар – булачак әтиләр – нинди көчле рухлы булуларын күрсәттеләр һәм шар өрделәр.