Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

15 май – Халыкара гаилә көне

2023 елның 15 маенда Үзәк балалар китапханәсендә Халыкара гаилә көненә багышланган «Гаилә – ул йорт. Гаилә-ул дөнья» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә гаилә турында иң кызыклы китаплар тәкъдим ителде. Гаилә темасына кагылышлы әдәбиятны уку бала үсеше өчен бик мөһим. Балаларны мондый әдәбиятка җәлеп итеп, ата-аналар һәм китапханәчеләр баланың эчке дөньясын үстерү белән генә чикләнмиләр, ә гомер буена кирәкле кыйммәт ориентирларын урнаштыралар.