Шәйхи Маннур исемендәге премия
ШӘЙХИ МАНУР ИСЕМЕНДӘГЕ ПРЕМИЯ
Премия Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Татарстан Республикасы Мамадыш районы администрациясе, Мамадыш районының «Чулпан» агрофирмасы тарафыннан гамәлгә куелды.
1981 елдан Шәйхи Маннурның туган ягында язучының туган көнендә – 15 гыйнварда Татарстанның Мамадыш районы Тулбай авылында бирелә.
Шәйхи Маннур исемендәге премия түбәндәге шәхесләргә бирелгән:
-1991 елда Зиннур Хөснияргә.
Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов, әдәби псевдонимы Зиннур Хөснияр — язучы, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2001), Татарстанның Язучылар (1990 елдан) һәм Театр әһелләре (2017 елдан) берлекләре әгъзасы.
1961 елның 18 июлендә Татарстан АССР Биектау районы Бикнарат авылында туган. Әтисе Зыятдин — балта остасы, тимерче; әнисе Һәдия күмәк хуҗалыкта эшләгән. Зур Битаман урта мәктәбен (1978), Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган. Дүртенче курста укыганда «Ялкын» балалар журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли башлый. 1985—1987 елларда армиядә хезмәт итә, Брест шәһәрендә офицерлар мәктәбен тәмамлый. Армиядән соң 1989 елга кадәр «Татарстан» радиосында әдәби-драматик тапшырулар редакциясе мөхәррире, аннары Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшли.
– 1993 елда «Капкорсак» китабы өчен Рәфис Корбанга.
Рәфис Корбан, чын исеме Рәфис Харис улы Корбанов — татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе (2012 — 2016).
Ул 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Биектау (элекке Дөбъяз) районы Кече Битаман авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала. Күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлый.
– 2001елда “Тә-нә-фес яки маҗаралы хәлләр” китабы өчен Алмаз Гыймадиевка.
Алмаз Марс улы Гыймадиев – язучы, журналист, Татарстанның 1995 елдан Журналистлар һәм 1998 елдан Язучылар берлекләре әгъзасы.
1972 елның 20 июлендә Татарстан АССР Биектау районы Олы Битаман авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әнисе ― балалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (Гыймадиева). Алмаз беренче классны укып тормаган, көз көне үк икенче класска күчергәннәр. Урта мәктәпне (1988, көмеш медальгә), Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлаган.
