Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Бергә укыйбыз

Халыкара Гаилә көнендә Дөбъяз авыл китапханәсе үз укучыларын «Бергә укыйбыз»  марафонында катнашырга чакырды. Марафонда катнашучылар яраткан китапларыннан өзекләрне кычкырып укыдылар. Уку мизгелләреннән фотолар социаль челтәрдәге китапханә битенә урнаштырылды.

Акциянең төп максаты – ата-аналарны, әби-бабаларны  һәм балаларны бергә укырга дәртләндерү.