Әдәби кунакханәдә» очрашу
17 майда «Әдәби кунакханәдә» РТ Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган, Биектау районының ГАУСО «КЦСОН «Эмет» МТЗ и СЗ РТ өлкән инвалидлар өчен көндезге тору төркеме белән чираттагы очрашу узды. Чарада катнашучылар Татарстан Республикасы халыклары, милләт үзенчәлекләре белән таныштылар. Кызыклы тематик команда уены катнашучыларга, китаплар ярдәмендә, нинди халыкның бәйрәмнәрен, милли киемнәрне, ризыкларны авторлар үзләренең китапларында тасвирлавын билгеләргә ярдәм итте. Һәр халыкның үз гореф – гадәтләре, үз милли характеры – бу хакта «Эмет» тәрбияләнүчеләре китапханәчеләр белән фикер алыштылар. Ахырда барлык катнашучылар үзләре өчен күпме яңа һәм кирәкле мәгълүмәт алулары турында белдерделәр.
